news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда аномаль җылы һава торышы саклана

Термометр баганалары көндезге сәгатьләрдә +27 градуска кадәр күтәреләчәк.

(Казан, 7 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстанда элек урнашкан бик җылы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Якын атмосфера фронты йогынтысында урыны белән, бигрәк тә республиканың көнбатыш территориясендә, яңгыр явуы ихтимал. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил булачак, урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр көчәячәк.

Һава температурасы 22-27 градуска кадәр җылыначак.

news_right_1
news_right_2
news_bot