Татарстанда яңгыр, кар һәм көчле җил көтелә

Көндез һава температурасы +11 градуска кадәр күтәреләчәк.

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). Иртәгә, 8 апрельдә, Татарстанда атмосфера фронты йогынтысында дымлы һәм җилле һава торышы көтелә.

Республикада аязучан-болытлы һава булачак. Төнлә урыны белән, ә көндез бөтен төбәк буенча кар һәм яңгыр яварга мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Иртән, көндез һәм кич көньяк-көнчыгыштан һәм көньяктан искән җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр (Казанда секундына 15 метрга кадәр) көчәячәк. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык хасил булачак.

Төнлә һава температурасы -2…+3 градус булачак. Көндез һава температурасы +6…+11 градуска кадәр җылытачак.