news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә Татарстанда көчле җил һәм буран көтелә

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы машина йөртүчеләргә торак пунктлардан читкә чыкмый торырга киңәш итә.

Иртәгә Татарстанда көчле җил һәм буран көтелә

(Казан, 7 март, «Татар-информ»). Бүген кич һәм иртәгә көндез Татарстан территориясендә буран һәм көчле җил көтелә. Буран аркасында юлларда күз күреме сизелерлек — 500-1000 метрга кадәр начарлана, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. 

«7 мартта кич, 8 мартта төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә, шулай ук Казанда төнлә һәм иртән урыны белән көчле кар явуы көтелә», — дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.   

Төнге сәгатьләрдә 9-14 градус салкын фаразлана, иртән -4..-9 градуска кадәр була. Көндез термометр баганалары -2..-7 градус тирәсендә булачак. Урыны белән кар көртләре, шулай ук бозлавык булырга мөмкин. 

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы татарстанлыларны 8 мартта торак пунктлардан читкә чыкмаска чакыра. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җәяүлеләргә уңайлы һәм таймый торган аяк киеме кияргә, ә актив ял яратучыларга үзләре белән төзек элемтә һәм навигация чаралары булдырырга тәкъдим итә.

Балыкчыларга буран булганда балык тотарга ялгыз гына бармаска киңәш ителә. Машина йөртүчеләргә юлда куркынычсыз тизлек белән барырга, шулай ук куркыныч маневрлардан тыелырга кирәк. Буранда һәм бозлавыкта машиналар арасында куркынычсыз дистанцияне саклау мөһим.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы машина йөртүчеләрне бик кирәк булмаганда торак пунктлардан читкә чыкмаска чакыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100