news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кич Татарстанда томан төшәчәк

Иртәгә көндез бераз кар явачак, юлларда - бозлавык.

Кич Татарстанда томан төшәчәк
архив/Рамиль Гали

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген кич, төнлә һәм 8 гыйнварда иртән Татарстан территориясендә томан төшәргә мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Моннан тыш, иртәгә урыны белән бераз кар яварга мөмкин. Юлларда бозлавык хасил булачак. Төнлә һава температурасы -10...-15 градус булачак. Иртәгә көндез -5...-10 градус салкын булуы көтелә.


news_right_1
news_right_2
news_bot