news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар Татарстанда юлларда бозлавык барлыкка килү ихтималы турында кисәтә

7 ноябрьдә Татарстанда урыны белән кар һәм яңгырлар көтелә.

Синоптиклар Татарстанда юлларда бозлавык барлыкка килү ихтималы турында кисәтә
татар-информ архивы

(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). Шимбә, 7 ноябрьдә, Татарстанда урыны белән кар һәм яңгырлар көтелә. Республиканың Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин, дип кисәтә.

7 ноябрьдә төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк, төнлә һава температурасы +3..-1, көндез +5 градустан артмас дип фаразлана.

Якшәмбе, 8 ноябрьдә, атмосфера фронты дымлы һава алып киләчәк. Вакыт-вакыт кар һәм яңгырлар явуы көтелә, көчәйгәндә җилнең тизлеге 15-18 метрга җитәчәк. Төнлә термометр баганасы +3..-2 , көндез +2..+7 градус күрсәтәчәк. Юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

Синоптиклар фаразынча, киләсе атна башында, 9 ноябрьдә, явым-төшемнәр көтелми, температура акрынлап төшәчәк. Төнлә 0..-5 булыр, көндез +2..- 1 градус күрсәтер дип фаразлана.

10 ноябрьдә бераз кар яварга, температура төнлә дә, көндез дә 0..-5 градус тәшкил итәргә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100