news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бераз яңгыр көтелә

Чәршәмбе көнне көндез 16 градус җылы булачак.

Татарстанда бераз яңгыр көтелә
Владимир Васильев

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, чәршәмбе көнне, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак, бераз яңгыр явачак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Көньяк-көнбатыштан, көнчыгыштан уртача тизлектә җил исә. Төнлә һава температурасы +4…+9 градус була. Көндез 16 градуска кадәр җылыта.

news_right_1
news_right_2
news_bot