news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 25 градуска кадәр җылытачак

Синоптиклар явым-төшем аз була, дип фаразлый

 (Казан, 3 август, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан Республикасында алмашынучан болытлы һава, кайбер районнарда яңгыр яварга мөмкин. Көньяк-көнбатыштан һәм төньяк-көнбатыштан салмак җил. Төнлә температура 11-16 градус җылы, көндез – 20-25.
Көндез бигрәк тә Нурлат, Болгар һәм Чистайда эссерәк булачак – 22-25 градус, ә төнлә 11-14.
Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Әгерҗе районнарында бераз салкынча булачак, анда көндез 20-22 градус җылы булса, төнлә – 9-12.
Казанда болытлы һава, явым-төшем көтелми. Көндез 21-24 градус җылы, төнлә – 9-12.
5 август төнендә Татарстанда алмашынучыан болытлы һава, дип фаразлый синоптиклар. Төнлә температура 10-15 градус җылы тәшкил итәчәк, явым-төшем көтелми.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100