news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Татарстанда яңгыр явачак һәм 26 градус эссе булачак

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана.

(Казан, 6 июнь, «Татар-информ»). Якшәмбе көнне, 6 июньдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә явым-төшемнәрсез, көндез урыны белән бераз яңгыр явачак.

Төнлә +5+ 10, көнбатыш районнарда +13 градус булачак. Ә көндез температура +26 градуска кадәр күтәреләчәк. Бу турыда Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Киләсе атна башында метеорология шартлары көнбатыш циклон йогынтысында була. Дүшәмбе көнне кыска вакытлы яңгыр явуы көтелә, яшенле яңгыр булырга мөмкин. Төнлә +9…+14, көндез +27 градус җылы була. 

news_right_1
news_right_2
news_bot