news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшен һәм боз яву сәбәпле, кисәтү игълан ителде

7 июньдә төнлә һәм көндез һава шартлары бозылу фаразлана.

(Казан, 6 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда яшен һәм боз яву аркасында, шторм кисәтүе игълан ителде. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

6 июнь, шимбә киченнән башлап һава шартлары бозылыр дип фаразлана. Республика территориясендә урыны белән яшен, 22 м/с тизлектәге көчле җил булуы һәм боз явуы ихтимал.

Казанда 7 июньдә төнлә һәм көндез көчле яңгыр, яшен, урыны белән томан булачак.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында көчле җил һәм яшеннең куркыныч булуы турында кисәттеләр. Өйдән чыкмаска, урамда булганда реклама такталарыннан, күп катлы йортларның диварлары, зур агачлар һәм электр линияләре яныннан читкә китәргә киңәш ителә.

Машина йөртүчеләргә оптималь тизлек режимы сайларга, юлда кискен хәрәкәтләрдә сакланырга кирәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100