news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда чүп түгүгә тарифны арттырырга тәкъдим иттеләр

«Гринта» оешмасы генераль директоры сүзләренчә, тармактагы кайбер проблемаларны тарифны арттырырга хисабына хәл итеп булачак.

Татарстанда чүп түгүгә тарифны арттырырга тәкъдим иттеләр

(Казан, 6 июнь, «Татар-информ»). Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеш Комитеты һәм ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының Чаллыдагы күчмә утырышында Татарстанда чүп түгүгә гамәлдәге тарифны арттырырга тәкъдим иттеләр. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә.

Татарстанның көнчыгыш зонасында калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторы — «ГРИНТ» оешмасы генераль директоры Светлана Ярлыченко тармак проблемаларын атады.

Аерым алганда, эшмәкәр кайвакыт идарәче компанияләрнең йортта яшәүчеләр санын киметеп күрсәтүен һәм моның елына 53 млн сум югалту китерүенә зарланды. Шуңа бәйле рәвештә, ул тарифны халык санына бәйләүдән баш тартырга тәкъдим итте.

Эшмәкәрнең инициативалары парламентарийлар тарафыннан хупланмады. ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев тарифларны арттыру алдыннан республика халкы турында уйларга кирәклеген искәртте. «Сез проблеманы ахыргача өйрәнмәгәнсез дип саныйбыз, шуңа күрә тарифлар буенча таләпләрегез дөрес түгел», — диде ул


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100