Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Россиянең ел агачы» бәйгесендә Татарстандагы 134 яшьлек чыршы өчен тавыш биреп була
2012 елда бу агачка «Агач — тере табигать һәйкәле» дәрәҗәсе бирелгән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 6 май, «Татар-информ»). «Россиянең ел агачы — 2021» конкурсында Татарстанда үсә торган 134 яшьлек Себер чыршысы (Picea obovata Ledeb.) катнаша, ул төбәк әһәмиятендәге комплекслы профильле «Озын Алан» дәүләт табигать тыюлыгы территориясендә үсә.
Бу агач 2012 елда «Агач — тере табигать һәйкәле» бөтенроссия дәрәҗәсенә ия булган иде. Чыршының биеклеге 30 метрдан артык, дип хәбәр итте Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы.
Тавыш бирү өчен сайтта Татарстан чыршысы 43 нче номер белән бирелә.
Быел җиңүгә дәгъва итүчеләр исемлеге шактый арткан — барлыгы 47 уникаль тарихи агач игълан ителгән.
Тавыш бирү агымдагы елның 1 августына кадәр дәвам итәчәк.
«Россиянең ел агачы» конкурсы 2011 елдан бирле үткәрелә торган «Ел агачы» халыкара конкурсының илкүләм сайлап алу этабы булып тора. Бәйгене«Сәламәт урман» стратегик альянс коммерциясез партнерлыгы оештыра, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз