420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 6 май, «Татар-информ»). Татарстанда җылы һәм коры һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Алмашынучан болытлы һава көтелә, республика территориясендә явым-төшем көтелми. Шул ук вакытта көньяк-көнчыгыштан һәм көньяктан көчле җил булачак.
Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +4...+9 га кадәр, ә төбәкнең көнбатышында +14 градуска кадәр җылы булачак. Тәүлекнең якты вакытында һава +21...+26 градуска кадәр җылыначак.