Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
КФУ профессоры: Атна азагына кадәр һава температурасы 20 градустан югары булачак
Юрий Переведенцев 9 Май бәйрәменә дә һава торышы җылы булачагын әйтте.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 6 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Атна азагына кадәр Казанда көндез һава температурасы 20 градустан югары булырга мөмкин. КФУның Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә шул хакта сөйләде.
Аның сүзләренчә, аномаль һава температурасы урнаша, ягъни норма күрсәткечләре белән аерма җиде градус тәшкил итә. «9 Май — Җиңү көнендә дә җылы һава торышы көтелә. Көндез температура 22 градуска кадәр күтәрелер дип фаразлана. 10 майга каршы төндә 13 градус җылы булырга мөмкин», — диде Юрий Переведенцев.
Белгеч алдагы ун көнлектә уртача һава температурасы 16 градус тирәсе булачагын әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз