news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ галиме быел җәйнең нинди булачагына фаразларын әйтте

«Май кондызлары күп булса, бу эссе җәйгә, дигән сынамыш бар», — диде Юрий Переведенцев.

КФУ галиме быел җәйнең нинди булачагына фаразларын әйтте
Солтан Исхаков

(Казан, 6 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). КФУның атмосфера метеорологиясе, климатология һәм экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев быел җәйнең нинди булачагын фаразлады. Бу хакта ул «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә сөйләде.

«Июньдә уртача айлык һава температурасы норма чикләрендә. 17,5-18 градус булачак. Явым-төшемнәр 69-70 мм тирәсендә көтелә. Июльдә һава температурасы нормадан берникадәр югарырак булырга мөмкин. Явым төшем аз булыр дип фаразлана. Августта, сентябрьдә һава температурасы климатик норма тирәсендә булырга тиеш», — диде Юрий Переведенцев.

Ул майның беренче яртысында һава температурасы нормадан югарырак булуын әйтте. Хәзер шомырт чәчәк аткач, икенче яртысы салкынаерга да мөмкин, дип фаразлады. «Май кондызлары күп булса, бу эссе җәйгә, дигән сынамыш бар. Күз күрер», — диде профессор.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100