news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел май аенда һава температурасы һәм явым-төшем норма чигендә булыр дип фаразлана

Майда уртача тәүлеклек температура 13,5 градус тәшкил итәчәк, явым-төшемнәр 40 мм күләмендә булыр дип көтелә.

Быел май аенда һава температурасы һәм явым-төшем норма чигендә булыр дип фаразлана
архив

(Казан, 6 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). РФ Гидрометеорология үзәге фаразларына караганда, быел май аенда һава температурасы һәм явым-төшем нормалар чигендә булырга тиеш. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә КФУның атмосфера метеорологиясе, климатология һәм экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев әйтте.

Ул майда уртача тәүлеклек температура 13,5 градус тәшкил итәчәген әйтте. Явым-төшемнәр 40 мм күләмендә булыр дип көтелә. «Температура 15 градустан югары күтәрелсә, бу инде без җәйге шартларда яшибез дип санала. Якын көннәрдә дә җәйгечә җылы һава көтелә. Иртәгә бераз гына явым-төшем булуы ихтимал», — диде Юрий Переведенцев.

Профессор, шулай ук, быел гыйнвар, февраль, март айлары аномаль җылы булганын искәртте. «Без март аен яшәмәдек тә, ике апрель яшәдек дияргә була. Гадәттә, март белән апрель арасында һава температурасы аермасы ун градус булырга тиеш, быел аерма ике генә градус булды. Мартта уртача температура 2,6 градус, апрельдә 4,9 градусны тәшкил итте», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100