news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар Казанда ике көн дәвамында салкын һава торышы булыр дип фаразлый

Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, Татарстан башкаласында бу атна азагында төнлә тагын кар яварга мөмкин.

Синоптиклар Казанда ике көн дәвамында салкын һава торышы булыр дип фаразлый
архив

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Апрель башында Казанда аномаль җылы һава торышын көтелмәгән салкын алыштырды, бүген шәһәрдә иртәдән бирле кар ява. Татарстан башкаласында яңадан кайчан җылы һава торышы булачагы турында «Татар-информ»га КФУ Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире профессор Юрий Переведенцев сөйләде.

«Көнбатыштан циклон килү сәбәпле, хәзер безнең аша явым-төшемле атмосфера фронты уза. Без аның тыл өлешендә торганлыктан температураның түбәнәюе күзәтелә. Явым-төшем икенчел фронтлар узу белән бәйле», — дип аңлатты ул.

Спикер сүзләренчә, бүген Казанда тәүлеклек температура 3,5 градус тәшкил итә, ул нормага якын. Бу вакытта температура нормасы 2,4 градуска тигез. Әмма шәһәрдә суыклар озакка сузылмаячак.

«Чагыштырмача салкынча һава торышы шәһәрдә ике көн булачак, аннары циклон бездән китәчәк, янә җылытачак. Чираттагы циклон төньяк-көнбатыштан килә һәм без аның җылы секторына эләгәчәкбез», — диде Переведенцев.

Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразына караганда, 6 апрельдә көндез Казанда максималь һава температурасы 4 градус тәшкил итәчәк, дүшәмбедән сишәмбегә каршы төндә урыны белән кар явачак. 7 апрельдә көндез шәһәрдә 5 градуска кадәр генә җылы була. 8 апрельдә көндезге сәгатьләрдә 10 градуска кадәр җылыта, 9 апрельдә — 14 градуска кадәр, ә 10 апрельдә17 градуска кадәр җылытачак.

«Айның беренче декадасы ахырына Татарстан башкаласында тәүлеклек температура 5,8 градус тәшкил итә. Россия Гидрометеорология идарәсе башлангыч фаразлары буенча, чынлыкта ул 10 градус булачак», — дип өстәде Переведенцев.

Россия Гидрометеорология һәм әйләнә — тирә мохитне күзәтү идарәсенең озак сроклы фаразына ышансак, Казанда бу атна азагында — шимбәдән якшәмбегә каршы төндә кабат кар яварга мөмкин. Әмма мондый озак вакытлы фаразлар һәрвакытта да тормышка ашмый. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100