news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

  Татарстанда 24 градуска кадәр салкын булачак

Салкын һава торышы атна уртасына кадәр сакланачак.

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Иртәгә, 7 мартта, Татарстанда салкынайта. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән бераз кар явачак. Төнлә һәм иртән кайбер урыннарда һәм шулай ук Казанда томан төшәчәк.

Уртача җил фаразлана, ул юнәлешен төньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка таба үзгәртәчәк. Юлларда бозлавык көтелә.

Төнлә һава температурасы -14 -19 градуска кадәр, аязган вакытта һәм төбәк көнчыгышында 19-24 градуска кадәр салкын булачак. Көндезге сәгатьләрдә һава -5, -10 градуска кадәр җылыначак.

Метеорологларның беренчел мәгълүматлары буенча, Татарстанда шактый салкын һава торышы атна уртасына кадәр сакланачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot