420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Иртәгә, 7 мартта, Татарстан территориясендә һава шартлары начарлануы көтелә.
Төнлә һәм иртән республика буенча урыны белән томан төшәчәк. Моннан тыш, төнлә һәм көндез юлларда бозлавык хасил булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Метеорологларның якынча фаразлары буенча, төбәктә салкын һава торышы сакланачак.
«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Роман Вильфанд Татарстанда март аенда һава температурасының бер күтәрелеп, бер төшеп торуы турында сөйләде.