Татарстан синоптиклары көчле җил турында кисәтә

Республика территориясендә аномаль җылы һава булачак.

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Иртәгә, 7 мартта, Татарстан территориясендә, шулай ук Казанда да көчле җил көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Урыны белән җил тизлеге 15-18 метрга кадәр көчәячәк, дип кисәтә метеорологлар.

Синоптиклар фаразларынча, республика территориясендә шул ук аномаль җылы һава торышы хакимлек итә. Температура нормадан 8-9 градуска артык булачак.

2020 ел башыннан Казанда элек булган абсолют югары температура арткан һәм унберенче тапкыр яңа температура рекорды теркәлгән.