news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

8 мартта Татарстанда юеш кар һәм яңгыр явачак

Республика территориясендә температура күтәрелүен дәвам итәчәк.

8 мартта Татарстанда юеш кар һәм яңгыр явачак
архив/Султан Исхаков

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Соңгы көннәрдә Татарстан территориясендә һава шартларын билгеләгән антициклон якшәмбе, 8 мартта, атмосфера фронты белән кысрыклап чыгарыла. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

8 март төнендә явым-төшем көтелми, көндез юеш кар һәм яңгыр яварга мөмкин. Көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге 15-17 метрга кадәр көчәю ихтимал. Төнлә һава температурасы 0...-5 градус була. Көндез һава температурасы +1...+6 градуска кадәр күтәрелә.

Киләсе атна башында аномаль җылы һава торышы була, һава температурасы күтәрелүен дәвам итә, дип хәбәр итә синоптиклар.

9 һәм 10 мартта төнлә һава температурасы нульгә кадәр төшә. Көндез һава температурасы +2...+7 градус була.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100