news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә «Үзенчәлекле җимлек» конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде

«Иң үзенчәлекле җимлек», «Иң яхшы җимлек», «Икенчел чималдан ясалган иң яхшы җимлек» һәм «Гадидән гади» номинацияләрендә җиңүчеләр дә билгеләнгән.

Әлмәттә «Үзенчәлекле җимлек» конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде
https://minleshoz.tatarstan.ru

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Әлмәт муниципаль районының Иске Михайловка урта мәктәбендә «Үзенчәлекле җимлек» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узган. Әлмәт урманчылыгы белгечләре җиңүчеләргә бүләкләр — мактау грамоталары һәм символик призлар тапшырган.

Әлеге конкурс 1-4 нче сыйныф укучылары арасында үткәрелгән. Бу хакта Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурс йомгаклары буенча беренче урынны 3 сыйныф укучысы Валерия Кинева яулаган. Икенче урынга Елизавета Будникова (1 сыйныф), өченче урынга Раилә Мохтасарова (4 сыйныф) һәм Тимерхан Низамов (2 сыйныф) лаек булган.

Шулай ук «Иң үзенчәлекле җимлек», «Иң яхшы җимлек», «Икенчел чималдан ясалган иң яхшы җимлек» һәм «Гадидән гади» номинацияләрендә җиңүчеләр дә билгеләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100