news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан «Россия суы» Бөтенроссия акциясендә җиңде

Яр буе территорияләрен җыештыру буенча масштаблы чараларда Татарстанда 276 меңнән күбрәк кеше катнашкан.

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстан яр буйларын чистарту буенча «Россия суы» Бөтенроссия акциясе йомгаклары буенча беренче урынны алды.

Әлеге акция «Экология» илкүләм проекты кысаларында уздырылды, дип хәбәр итә Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының матбугат хезмәте.

«Безнең экология акцияләре битараф булмаган кешеләрне елдан-ел күбрәк җыя. Шунысы да мөһим, яшьләр ешрак килә һәм үз ярдәмнәрен тәкъдим итә. Шуңа күрә без мондый инициативаларга булышуны дәвам итәбез, алар үз күнекмәләрен куллана алсын һәм планетаны тагын да яхшырак итсен өчен яңа мәйданчыклар булдырырга тырышачакбыз», — диде Россиянең табигать ресурслары һәм экология министры Александр Козлов.

Яр буе территорияләрен җыештыру буенча масштаблы чараларда Татарстанда 276 меңнән күбрәк кеше катнашкан. 10 мең чакрым яр буенча чистартылган, 37,6 мең кубометр чүп-чар җыелган. Бу сезонда акциядә Россиядә яшәүче миллионнан күбрәк кеше катнашкан һәм бу проектны тормышка ашыра башлаганнан бирле яңа рекорд. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100