news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар Татарстанда аномаль салкын һава торышы урнашу турында кисәтә

Аерым районнарда -28 градуска кадәр салкын булу ихтимал.

Синоптиклар Татарстанда аномаль салкын һава торышы урнашу турында кисәтә

(Казан, 5 декабрь,«Татар-информ» ). Иртәгә төнлә һәм иртән Татарстанның кайбер районнарында, шулай ук Казанда томан, юлларда бозлавык көтелә. Синоптиклар 3 декабрьдән башлап республикада аномаль салкын һава торышы урнашуы турында кисәтә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Һаваның уртача тәүлеклек температурасы климат нормасыннан 9-16 градуска түбән булуы ихтимал.

Аерым районнарда термометр баганасы -28 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Мондый һава торышы 10 декабрьгә кадәр сакланачак. 

5-6 декабрьдә төнлә -17дән -19 градуска кадәр, аязган вакытта -23 градуска кадәр була. Көндез температура -11 градустан да югарырак күтәрелми.

6 декабрьдә алмашынучан-болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем күзәтелми, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100