news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бераз яңгыр һәм кырау көтелә

Республика территориясендә салкынча һава торышы булачак.

Татарстанда бераз яңгыр һәм кырау көтелә

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 6 октябрьдә, Татарстанда салкынча һава торышы булачак, көндез бераз яңгыр һәм кырау төшүе көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иртәгә болытлы һава торышы булыр дип фаразлана. Төнлә явым-төшем яву ихтималы юк диярлек, әмма көнбатыштан килгән атмосфера фронты йогынтысында көндез бераз яңгыр яварга мөмкин. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк.

Төнлә 0…+5 градус җылы була. Төбәкнең көнчыгышында -5 градуска кадәр кырау төшүе ихтимал. Көндез һава температурасы +9…+14 градуска кадәр күтәрелә.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, атна уртасында Татарстанда җылыта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100