news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда атна уртасында җылытачак

Чәршәмбе көндез температура 18 градуска кадәр күтәреләчәк.

Татарстанда атна уртасында җылытачак
архив/Михаил Захаров

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»).Татарстанда атна уртасында янә җылытачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Кичә, 4 октябрьдә республикада төньяк-көнчыгыштан килгән антициклон йогынтысында салкын һава торышы урнашты. Иртәгә, 6 октябрьдә төбәктә температура чагыштырмача түбән булачак.

Синоптиклар мәгълүматлары буенча, икенче көнне һава шартлары үзгәрәчәк. Чәршәмбе, 7 октябрьдә һәм пәнҗешәмбе, 8 октябрьдә Татарстанга җылы атмосфера фронты киләчәк, урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин.

Көньяк һава агымы җылы алып киләчәк, төнлә температура +3…+8 градус, ә көндез +13…+18 градус булачак.

Җомга, 9 октябрьдә һәм шимбә, 10 октябрьдә, җылы антициклон йогынтысы сакланачак. Төнлә һава температурасы +4…+9 градус, ә көндез +14…+19 градус булачак, дип фаразлый метеорологлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100