news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ял көннәрендә 32 градуска кадәр эссе булачак

Алдагы көннәрдә республика территориясендә явым-төшем көтелми.

(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Татарстанда эссе һәм дымлы һава торышына алмашка коры һәм салкынча һава килде. Ул атна ахырына кадәр дәвам итә, әмма ял көннәрендә температура тагын күтәрелә башлый. Бу ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

«Алдагы көннәрдә республика территориясендә һава шартларын антициклон билгели. Явым-төшем ихтималы аз. Бары тик шимбә көнне иртән һәм көндез атмосфера фронты якын булу сәбәпле, төньяк-көнбатыш районнарда яңгыр яву ихтимал», — диелгән синоптиклар хәбәрендә.

Иртәгә, 6 августта, Татарстанда төнлә +9...+14 градус һәм көндез +23...+28 градус җылы була. Республикада алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана, төньяктан һәм төньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк.  

Шимбә, 7 августта, төнлә +10, +15 градус, көндез +25, +30 градус булачак. Якшәмбе, 8 августта, төнлә +12...+17 градус, көндез +27...+32 градус җылы булуы көтелә.

Метеорологлар фаразы буенча, киләсе атна башында Татарстанда коры һава торышы саклана. Температура кабат +30...+34 градуска кадәр күтәрелә. Төбәктә урманнарда янгын куркынычы югары булу сәбәпле, шторм кисәтүе гамәлдә булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100