news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 8 июльгә кадәр эссе көннәр көтелми

6 һәм 7 июльдә көндез һава 22...29 градуска кадәр җылыначак, төнлә исә 8...15 градус тирәсендә була.

(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). ТР Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, 6 һәм 7 июльдә республикада хәтта көндезге сәгатьләрдә дә температура +30 градуска җитмәячәк.

Шулай итеп, 6 һәм 7 июльдә көндез һава 22...29 градуска кадәр җылыначак, төнлә исә 8...15 градус тирәсендә була. Явым-төшем күзәтелми.

30 градустан югары температура Татарстанга пәнҗешәмбе, 8 июльдә, әйләнеп кайтырга мөмкин. Көндез 27...32 градус, төнлә 12...17 градус җылы була.

news_right_1
news_right_2
news_bot