news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Атна уртасында Татарстанда коры һәм җылы һава торышы урнашачак

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана, явым-төшем көтелми.

(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Татарстанда агымдагы атна уртасына җылы һәм коры һава торышы урнашачак.

Татарстан Гидрометеорология үзәге белешмәсе буенча, 5 июльдә, бүген, республика территориясендә акрынлап явым-төшем туктала. Бу төньяк-көнбатыш антициклон йогынтысында була.

6 июльдә алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Явым-төшем ихтималы аз. Температура төнлә 10..15 градус җылы, көндез 22…7 градус җылы була.

7 июльдә алмашынучан болытлы һава торышы дәвам итә, явым-төшем ихтималы аз. Төнлә температура 10..15 градус җылы, көндез 23..28 градус җылы була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100