news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан синоптиклары көчле яңгыр һәм яшен турында кисәтте

6 июньдә секундына 15-20 метр тизлектәге көчле җил исәчәк.

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ»). 6 июньдә, төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән яшенле яңгыр, җилнең кыска вакытка 15-20 метрга кадәр көчәюе, иртән һәм көндез көчле яңгыр явуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Алдарак «Татар-информ» 6 июньдә төнлә +10..+16, ә көндез +18...+24 градус җылы булачак дип язган иде.

7 июньдә яңгыр явуы, урыны белән яшен булуы көтелә. Төнлә 10-15, көндез 21-26 градус җылы булыр дип фаразлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100