Татарстанда томан һәм яңгыр көтелә

Бүген +7 градуска кадәр җылытачак.

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстанда томан, шулай ук яңгыр һәм кар көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аязучан болытлы һава торышы саклана. Көндез кар һәм яңгырлы аз күләмле явым-төшемнәр көтелә», — диелә синоптиклар хәбәрендә.

Моннан тыш, төньяк-көнбатыштан исүче талгын җил, юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин.

Көндез һава +7 градуска кадәр җылыначак.