news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кар явачак һәм 19 градуска кадәр салкын көтелә

6 мартта көндез 5-10 градуска кадәр салкын булыр фаразлана.

Татарстанда кар явачак һәм 19 градуска кадәр салкын көтелә

(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Шимбә көнне Татарстанда бераз кар явар һәм бозлавык хасил булыр дип көтелә.

«Аязучан-болытлы һава торышы күзәтелә. Урыны белән бераз кар явачак», — диелә республиканың Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәрендә.

Шулай ук көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка таба үзгәрүчән талгын җил көтелә.

Төнге сәгатьләрдә Татарстан территориясендә -9.. -14 градуска кадәр булачак, урыны белән 19 градуска кадәр салкын көтелә. Көндез термометр баганалары минус билгесе белән 5-10 градуска кадәр күтәрелә.

6 мартта республика юлларында бозлавык булуы ихтимал. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100