news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Атна ахырына Татарстанда суытачак

Шимбә көнне республикада буран һәм юлларда көчле бозлавык булачак.

Атна ахырына Татарстанда суытачак

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Бу атна ахырында Татарстанда һава торышы циклонның тыл өлеше йогынтысында формалашачак. Төньяк-көнбатыш һава агымнары белән салкын арктик һава килә башлаячак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте.

Шимбә көнне төнлә һәм көндез һава температурасы -13 градуска кадәр, ә төнлә һәм иртән урыны белән аязганда -18 градуска кадәр төшәчәк. Кар көтелә, урыны белән буран булачак. Җил тизлеге секундына 15-20 метрга җитәчәк. Синоптиклар юлларда көчле бозлавык барлыкка килү турында кисәтә.

Якшәмбе көнне төнлә термометр баганасы тагын да түбәнрәк -25 градуска кадәр төшәчәк. Көндез -17дән -22 градуска кадәр салкын була һәм бераз кар явачак.

Дүшәмбе көнне түбән температура сакланачак, тәүлек дәвамында -20дән -25 градуска кадәр, ә төнлә һәм иртән кайбер урыннарда термометр баганасы -29 градуска кадәр төшәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100