news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда -12 градуска кадәр суыта

Республика юлларында бозлавык саклана, урыны белән кар көртләре барлыкка киләчәк.

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә, 6 гыйнварда, Татарстанда көн бераз суытачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иртәгә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә кар явачак, көндез Татарстанның төньягы һәм көнчыгышында шулай ук бераз кар яварга мөмкин. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк.

Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан төшәчәк. Моннан тыш, юлларда бозлавык барлыкка киләчәк, урыны белән карт көртләре хасил булырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткән иде инде.

Төнге сәгатьләрдә республикада -7, -12, көндез -5, -10 градус салкын булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot