news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар Татарстанда бозлавык һәм кар көртләре хакында кисәтте

Республикада томан төшүе көтелә.

Синоптиклар Татарстанда бозлавык һәм кар көртләре хакында кисәтте

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). 6 гыйнварда төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә урыны белән томан төшүе көтелә, аерым районнарда бозлавык саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай ук төнлә һәм көндез юлларда бозлавык һәм кар көртләре барлыкка киләчәк.

Республика Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне артык ихтыяҗ булмаганда шәһәрдән чыкмаска чакыра. Юлда куркыныч хәл килеп туса, 8 (843) 5-333-888 телефоны буенча шалтыратырга кирәк. «Татар-информ» агентлыгы бу хакта хәбәр иткән иде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100