Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия Гидрометеорология үзәге һава торышы аномалияләре турында хәбәр итә
Идел буеның төньягында һәм Себернең көньяк-көнчыгышында температуралар гадәти булган күрсәткечтән 16 градуска югарырак.
(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиянең бөтен территориясендә диярлек гыйнвар аенда һава температурасы гаять югары булуы теркәлде. Атлантикадан килгән зур циклон үзе белән җылы алып килде. Бу хакта Россия Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Идел буе төньягында һәм Себер көньяк-көнчыгышында температуралар бу урыннар өчен гадәти булган күрсәткечтән 16 градуска югарырак. 2 гыйнварда абсолют температура рекордлары Псковта (2018 елда +5,7 градус булса, быел +5,8 градус) һәм Түбән Новгородта (2007 елда +3,8 градуска булса, быел +4,7 градус) куелган.
«Мондый синоптик хәл безнең илдә, ким дигәндә, хәзерге айның беренче декадасы ахырына кадәр сакланачак», — дип хәбәр итә метеорологлар.
Шул ук вакытта Чукотка автономияле округы көнчыгышында һәм Камчатка төбәге төньягында гына температура нормага туры киләчәк яки аннан да түбәнрәк булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз