news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы томан һәм бозлавык вакытында сак булырга киңәш итте

Бүген кич һәм төнлә республика территориясендә һава шартлары бозылачак.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы томан һәм бозлавык вакытында сак булырга киңәш итте
архив/Владимир Васильев

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ», Алексей Новиков). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген кич һәм иртәгә республика территориясендә һава шартлары бозылачак. Бу хакта Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген кичке сәгать алтыдан иртәгә кичке алтыга кадәр Татарстан юлларына көчле бозлавык булырга мөмкин, төнлә томан төшүе ихтимал.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы куркыныч маневрлардан сакланырга һәм машинаның техник торышына игътибарлы булырга киңәш итә.

Җәяүлеләргә махсус юлдан йөрергә, юлның машиналар йөри торган өлешеннән узганда транспорт агымына каршы барырга, шулай ук караңгы вакытта киемгә ут яктысын чагылдыра торган элементлар куярга кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot