news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда салкын һава торышы саклана

Көндез 8-13 градус салкын булачак

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар явуы ихтимал.

Төнлә термометр баганалары 15 градуска кадәр төшәчәк, аязган вакытта -  21 градус салкын булачак. Көндез 8-13 градус салкын көтелә. Татарстанның төньяк һәм көньяк-көнбатыш районнарында - иң җылысы, ә көнчыгышта иң салкыны булачак.

Казанда аязучан болытлы һава көтелә, кар явуы ихтимал. Төнлә һава температурасы 10-14 градус, аязган вакытта 16 градуска кадәр салкын булырга мөмкин. Көндез - 8-11 градус салкын булыр дип көтелә.

26 ноябрьгә каршы төндә аязучан болытлы һава, урыны белән - кар явуы ихтимал. Һава температурасы 14 градуска кадәр төшәчәк, аязган вакытта 19 градус салкын булырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.          

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100