news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коры һәм салкынча һава торышы көтелә

Явым-төшем көтелми

 (Казан, 28 август, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары хәбәр иткәнчә, иртәгә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшем ихтималы түбән. Җил төнъяк-көнбатыштан, уртача тизлектә, вакыты белән көчәючән, төнлә тизлеге секундына 18 метрга кадәр, көндез 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Татарстанда төнлә һава температурасы 7-12 градус булачак. Көндез +19га кадәр.

Казанда төнлә 8-11, көндез 17 градуска кадәр җылы булуы көтелә.

30 августка каршы төндә республикада болытлы һава булачак, явым-төшем көтелми. Һава температурасы 4 градус җылыга кадәр төшәчәк диелә республиканың гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү Идарәсе тараткан хәбәрдә.

(Алсу Исмәгыйлева әзерләде).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100