news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда томан һәм төнлә -3 градуска кадәр салкын һава торышы көтелә

Синоптиклар 5 октябрьдә төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә һава шартлары бозылачак дип кисәтә.

Татарстанда томан һәм төнлә -3 градуска кадәр салкын һава торышы көтелә
Михаил Захаров

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 5 октябрьдә, Татарстан Республикасы территориясендә томан һәм кырау төшүе көтелә. Республикада төнлә минималь температура -3 градуска кадәр түбәнәергә мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә һава шартларының бозылуы көтелә.

«5 октябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан төшәчәк», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

«Татар-информ» агентлыгы якшәмбе көнне Татарстанда салкынча һава торышы урнашачагы турында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100