news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Биектауда яшәүчеләр Исләйтар урманчылыгында 8 мең агач утыртты

«Урманны саклыйк» акциясе 2011 елдан бирле уздырыла.

Биектауда яшәүчеләр Исләйтар урманчылыгында 8 мең агач утыртты
«Биектау хәбәрләре» газетасы

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Биектау районының Исләйтар урманчылыгы «Урманны саклыйк» бөтенроссия акциясенә кушылды. Урманчылык 17 мең гектардан артык мәйданда урнашкан. Бу көннәрдә 1,5 гектар мәйданда каен һәм нарат агачлары утырттылар, бу 8 меңгә якын агач. Бу турыда «Биектау хәбәрләре» газетасы яза.

Акция урманчылык хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, төрле оешма вәкилләре һәм волонтерлар катнашында узды. Акциягә барлыгы алтмыштан артык кеше кушылды.

«Урманны саклыйк» акциясе 2011 елдан бирле уздырыла. Яз агач утыртуны Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышладылар һәм «Хәтер бакчасы» булдырдылар. Бу юлы үсентеләрне урманчылыкта утыртырга уйладылар.

Исләйтар урманчылыгында 9 елда 90 меңгә якын агач утыртылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot