news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ял көннәрендә җылыта башлый

Төнге сәгатьләрдә республикада кырау төшәргә мөмкин.

Татарстанда ял көннәрендә җылыта башлый
архив/Рамиль Гали

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»).  Ял көннәрендә Татарстанда җылыта башлаячак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Иртәгә, 5 сентябрьдә, республикада аз болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем булу ихтималы аз, төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә. Көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыштан исә торган җилнең тизлеге секундына 4-9 метр фаразлана.

Төнге сәгатьләрдә һава температурасы 1дән 6 градуска кадәр җылы булачак. Шул ук вакытта кырау төшүе  көтелә, шуның аркасында төбәктә шторм кисәтүе игълан ителгән. Көндезге сәгатьләрдә һава +16, +21 градуска кадәр җылыначак.

Якшәмбе, 6 сентябрьдә, төнлә кырау төшәргә мөмкин. Шуңа да карамастан, һава температурасы -2дән 7 градуска кадәр, ә көндез 18дән 23 градуска кадәр җылы булачак. Һава торышы да шулай ук коры торачак.

Синоптиклар алдан фаразлавынча, дүшәмбе, 7 сентябрьдә, көндез + 20, +25 градуска кадәр җылы була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100