news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда боз, яшен һәм көчле җил көтелә

Көндез һава температурасы 24-29 градус булачак.

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан территориясендә боз, яшен һәм 15-20 метр тизлектә көчле җил көтелә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, кайбер районнарда кыска вакытлы, ә урыны белән көчле яңгыр булырга мөмкин.

Республикада кабат эссе һава торышы булачак. Көндез һава температурасы 24-29 градус, ә төнлә 14-19 градус җылы булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot