news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар Татарстанда һәм күрше төбәкләрдә торнадо булу ихтималы турында кисәтә

Самара өлкәсе, Татарстанның Башкортстан белән янәшә районнары, Башкортстанның төньягы, Удмуртия җирләрендә өермә яки торнадо килеп чыгуы мөмкин.

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Тверь өлкәсендә бәла-казалар сәбәбе булган салкын атмосфера фронты бүген, 4 августта, Татарстан һәм Идел буеның башка төбәкләре өстендә «эленеп» торачак, бу торнадо барлыкка  китерергә мөмкин. Бу хакта «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы хезмәткәре Евгений Тишковец кисәтә, дип хәбәр итә ТАСС.

«Самара өлкәсе, Татарстанның Башкортстан Республикасы белән янәшә көнчыгышы, Башкортстанның төньягы, Удмуртия. Бу Идел буе төбәкләре < ... > «ут линиясендә» булачак. Анда урыны белән өермә яки торнадо көтәргә кирәк — бу бер үк хәл диярлек», - диде метеоролог.

Тишковец шулай ук Ульяновск һәм Саратов өлкәләренең төньяк-көнчыгышында, көнчыгышында катлаулы һава шартлары көтелә, дип искәртте.

Синоптик сүзләренчә, салкын фронт «параллель агымнарга эләгәчәк, Идел буенда диярлек ятачак һәм үз мобильлеген югалтачак».

Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда яшенле яңгырлар һәм көчле җил аркасында шторм кисәтүе игълан ителгәнлеген хәбәр иткән иде. Һава торышы бозылып, республикага килеп җитте инде: Казан янындагы Богородский авылында өермәле җил һәм көчле яңгыр, шулай ук Биектау районында шквал белән ауган агачлар видеога эләккән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100