Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан синоптиклары давыл һәм яшен турында кисәтә
Республикада боз яварга мөмкин.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 4 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 5 июльдә, Татарстанда һава шартлары бозылырга мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Республика буенча урыны белән яшен булырга мөмкин. Шул вакытта көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына15-20 метрга кадәр җитүе ихтимал. Көндез давыл вакытында җилнең тизлеге секундына 23 метрга кадәр җитәргә һәм боз яварга мөмкин.
Аерым алганда ,Казанда яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр булуы фаразлана. Татарстан башкаласында давыл булу ихтималы аз, әмма боз яварга мөмин.
«Татар-информ» агентлыгы ял көннәрендә республикада эссе булачагын хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз