Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Атна уртасында Татарстанда нуль градуска кадәр суытырга мөмкин
Чәршәмбе көнне урыны белән бераз яңгыр явачак.
(Казан, 4 май, «Татар-информ»). Бу атнада Татарстанда тотрыксыз һава торышы саклана, пәнҗешәмбе көнне нуль градуска кадәр суытачак.
Республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, 4 майда Татарстан циклон һәм аның актив атмосфера фронтлары йогынтысында булачак. Яңгыр явуы көтелә, урыны белән яшенле яңгыр булырга мөмкин, секундына 17-22 метр тизлектәге көчле җил исәчәк.
Төнлә һава температурасы +14…+9, көндез +17…+22 градус булачак. Көньяк районнарда һава температурасы +27 градуска кадәр күтәреләчәк.
Чәршәмбе көнне узып баручы циклонның тыл өлешендә урыны белән бераз яңгыр явачак. Көндез көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан 15-17 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә +2…+7, көндез +14 градус җылы булачак.
6 майда төнлә явым-төшемнәр көтелми. Һава температурасы 0...+5 градуска кадәр төшәчәк. Атмосфера фронтлары якынаюга карамастан, көндез явым-төшемнәр көтелми. Көндез һава температурасы +20 градуска кадәр күтәреләчәк.
Татарстан Гидрометеорология үзәгенең якынча фаразлары буенча, 7 һәм 8 майда республика югары атмосфера басымы йогынтысында булачак. Явым-төшемнәр фаразланмый. Температура сизелерлек күтәреләчәк: төнлә +11, ә көндез +23 градус булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз