Галим: Африка халкы коеларын чистартмыйча яшәгәнгә сусыз интегә

Фестиваль лекциясендә суны исрафсыз куллану әдәбен ничек итеп хөкүмәт даирәсенә күтәрергә дигән сорау куелды.

(Казан, 4 апрель, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Кичә Jadidfest фестиваленең лекциясендә халыкның суга карата мөнәсәбәтен үзгәртергә хөкүмәткә мөрәҗәгать итәргә кирәклеге хакында әйтелде.

Фәлсәфә фәннәре кандидаты, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Айдар Хәйретдиновның лекциясе «Су — нигъмәт» темасына багышланган иде.

Лекциядә суның беренче чиратта дини яктан иң зур нигъмәтләрнең берсе булуы, һәр терлекнең судан булдырылганы хакында сөйләнде. Лектор моның фән белән дә дәлилләнгәнен, кеше якынча сиксән процентка судан торуын, шуңа да  кешенең сусыз яши алмавы һәм суның тормыш чыганагы булуын искә төшерде.

Айдар Хәйретдинов Германиядә яшәүче танышының Африкада күреп кайтканнарын сөйләде. «Анда халык сусыз интегә. Үзләре ач, ялангач, коеларына чүп-чар тулган, алар шул кое-янында ятып үләләр икән. Немецлар барып, хәйрия ясап, коеларны чистарталар. Боларның су чыганакларын ачып, кире кайталар. Берничә ел үткәч, тагын баралар шунда. Тегеләр тагын коеларын чүпкә батырганнар, шул кое-янында кибеп, корып, үлеп яталар дип сөйләделәр», — ди лектор.

«Алар суның яшәү чыганагы икәнен белмиме икән? Аптырап калдым бу хәлгә», — дип үз фикере белән бүлеште Айдар Хәйретдинов. Ул башка илләрдә дә суга карата салкын, кадерсез караш булуы хакында сөйләде.

«Аяк астында булган байлыкны саклый алмаган халыкның киләчәге Африкадагы мескеннәрнеке шикелле», - диде ул һәм «Суны исрафсыз куллану әдәбен ничек итеп хөкүмәт даирәсенә күтәреп, ничек тәрбия эшләрен башларга?» — дигән сорау куйды. Бергәләп киләчәктә шушы сорау хакында уйлашырга тәкъдим итте.

Ул суга карата ихтирамлы мөнәсәбәт булдыруны балалар бакчасы, мәктәптән үк башларга кирәк икәнен әйтте. Үзенең балаларын да кул юганда краннан суны дөбердәтеп агызмаска өйрәткәнен сөйләде.

«Хәзер кеше краннан аккан суга ышанмый, шәһәр кешесе я урамда торган будкага барып су сатып ала, я кибеттән шешә белән ала. Минемчә, бу хәл дөрес түгел, әмма алга таба бу күренешләр кискенләшергә мөмкин», — диде Айдар Хәйретдинов.