news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан синоптиклары буран, көчле җил һәм бозлавык турында кисәтә

Көндезге сәгатьләрдә республика территориясендә явым-төшемнәр бик аз булырга мөмкин.

Татарстан синоптиклары буран, көчле җил һәм бозлавык турында кисәтә
архив/Рамиль Гали

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Шимбәгә каршы төндә Татарстанда буран чыгачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Моннан тыш, караңгы вакытта төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәчәк.

Көндезге сәгатьләрдә республика территориясендә явым-төшемнәр бик аз булырга мөмкин. Шул ук вакытта төнлә дә, көндез дә «юлларда көчле бозлавык», ди синоптиклар.

Һава температурасы караңгыда да, якты вакытта да -4тән алып -9 градуска кадәр. Барыннан да бигрәк төбәкнең көнбатышында һәм көньяк-көнбатышында, барыннан да салкынрак көньяк – көнчыгышта булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100