news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роман Вильфанд: Татарстанга яз иртә килмәячәк

Кояш нурларының якынча 70 проценты кар катламын чагылдырачак, бары 30 проценты гына кар эрү өчен файдаланылачак.

Роман Вильфанд: Татарстанга яз иртә килмәячәк

(Казан, 4 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Быел Татарстанга яз иртә килмәячәк.

РФ Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары шул хакта дәлилли. Бу хакта бүген онлайн-форматта узган матбугат конференциясендә Росгидрометның фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд «Татар-информ» хәбәрчесе соравына җавап биргәндә әйтте.

«Узган ел кар булмады. Ни дигән сүз бу? Энергия белән баетылган кояш нурлары атмосферага җиңел һәм иркен үтеп керә. Җир кардан арынгач, ул кояш энергиясен бик нык кабул итә, җылына һәм җылылык бирү хисабына җир катламы өстендәге һаваны җылыта. Хәзер, Европа территориясендә һәм Идел буенда кар күп булганда, кояш нурларының якынча 70 проценты карда чагылачак һәм 30 проценты гына кар эрү өчен файдаланылачак», — диде ул.

Спикер һава массалары буталу хисабына һаваның җир өсте катламында суыну булачак, дип аңлатты. Шуңа күрә иртә язны көтәргә кирәкми, хәер, аның күренешләре, әлбәттә, булачак.

«Россиянең Европа территориясе үзәгендә һәм Татарстанда 10 градуска кадәр уңай температуралар булачак», — диде Вильфанд. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100