news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанга аккошлар кайтты

Кошлар, аномаль җылы һава торышы аркасында, гадәттәгедән иртәрәк әйләнеп кайткан.

Татарстанга аккошлар кайтты
ojm.tatarstan.ru

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Татарстанга кышлаудан соң беренче аккошлар кайтты. Кошлар Спас һәм Түбән Кама районнарында күренгән. Бу хакта Татарстан Республикасының биоресурслар буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дәүләт комитетының район хезмәткәрләре «Спас» табигать тыюлыгы территориясендә, Шәрбән авылыннан ерак түгел Идел ерганагында, шулай ук Түбән Кама районындагы Чулман ерганагында аккошларга тап булган.

Кошлар гадәттәгедән иртәрәк әйләнеп кайткан. Белгечләр моны Татарстанда аномаль җылы һава торышы белән бәйли. Борчылырлык сәбәп юк, сулык боздан буш, һәм кош-корт ашау өчен кирәкле азык таба алачак, диделәр дәүләт комитетында.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100