Татарстанда юеш кар һәм яңгыр көтелә

Көндез 5 градуска кадәр җылы булачак.

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Татарстанда җылы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Көндез юеш кар һәм яңгыр явачак – республика аша уза торган атмосфера фронты йогынтысы чагылыш табачак. Көньяк-көнбатыштан талгын җил көтелә. Юлларда кабат бозлавык хасил була.

Көндезге сәгатьләрдә һава 0... + 5 градуска кадәр җылыначак.